Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.

Очрашу башлануга ук, Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка очрашу мөмкинлеге, ЭКСПОда Татарстан делегациясе катнашуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Хәзерге заман Казахстанын булдыруда, Евразия киңлекләрендә интеграцион процессларны үстерүдә, Россия Федерациясе белән багланышларны киңәйтүдә Сезнең ролегез бәяләп бетергесез. Россия белән Казахстан бүген барлык юнәлешләр буенча стратегик партнерлыкны үстерәләр, шул исәптән киләчәк энергетикасы өлкәсендә дә. Без, бүген, Россия көнендә, Астанада ЭКСПО мәйданчыгында, алга киткән сәнәгать һәм инновацияләр төбәге буларак, Татарстанның безнең илебезне тәкъдим итүенә шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Аннары яклар Татарстан белән Казахстан арасында икътисадта һәм уртак социаль проектларда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. «Форсаттан файдаланып, Сезгә Казахстандагы татар җәмәгатьчелегенә һәм Татарстанның халыкара аренадагы проектларына күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Казахстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга керткән мөһим өлеше өчен Нурсолтан Назарбаевка Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды һәм аны Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстанга чакырды.

Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев чакыруны кабул итте һәм Россия Федерациясенә эш сәфәре программасына Татарстан Республикасына килүне кертүне вәгъдә бирде. Татарстан Республикасыннан алган бүләгенә җавап итеп, Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановка  «Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International