Рөстәм Миңнеханов «ICL – КПО ВС» җитәкчелеген компаниягә нигез салынуның 20 еллыгы белән котлады

2011 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «ICL – КПО ВС» ААҖ Директорлар советы әгъзалары - «Fujitsu» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, ул «ICL – КПО ВС» ААҖ Директорлар советы әгъзаларын һәм барлык хезмәткәрләрне компаниягә нигез салынуның 20 еллыгы белән котлады.
Компания үз эшчәнлеге чорында ирешкән уңышлар хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең алга таба да предприятиегә ярдәм күрсәтәчәген, аның киләчәк үсешенә булышлык итәчәген билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов 2010 елда «ICL – КПО ВС» ААҖнең Татарстанда мәктәпләрне компьютер сыйныфлары белән җиһазландыру, шулай ук укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте.
«ICL – КПО ВС» компаниясе Татарстан икътисадында аерым урын били, ул республика ИТ-кластерының иң зур предприятиеләреннән берсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул «ICL - КПО ВС» компанияләр төркеменең сатулар күләме узган ел белән чагыштырганда 64 процентка артуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көндә халык арасында ИТ-хезмәтләргә ихтыяҗ зур һәм ИТ базары тагын да киңәячәк.
Компаниядә эшләрнең торышы турындагы доклад белән «ICL – КПО ВС» ААҖ Директорлар советы рәисе Нив Спелман һәм предприятиенең генераль директоры Виктор Дьячков чыгыш ясады. Алар елның финанс күрсәткечләрен һәм эшчәнлекнең аерым юнәлешләре буенча мәгълүматлар җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International