Рөстәм Миңнеханов: «Газпром» белән хезмәттәшлек – Татарстан икътисадын тотрыклы һәм уңышлы үстерүне тәэмин итүче мөһим факторларның берсе

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Күп еллар дәвамында «Газпром» компаниясе газ китереп торуда, машина төзелешендә, нефть химиясендә, фәнни-мәгариф һәм социаль өлкәдәге проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының стратегик партнеры булып тора.   

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Газпром» ГАҖ финанс-икътисадый хезмәтләре һәм ярдәмче җәмгыятьләре  җитәкчеләренең тармак киңәшмәсендә хәбәр итте.    

«Газпром» ГАҖ тармак киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләвемә шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов. – «Газпром» – безнең күп кенә предприятиеләребез өчен эре заказчы. 2003 елда республиканы газлаштыру программасын тәмамлау Татарстанның социаль-икътисадый үсешендә зур алга китеш булды. Газ һәр йортка, һәр фатирга, һәр гаиләгә керде». 

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «Газпром» – ышанычлы китереп торучы гына түгел, ул эре инвестор да. Бүген «Газпром» белән хезмәттәшлек – Татарстан икътисадын тотрыклы һәм уңышлы үстерүне тәэмин итүче мөһим факторларның берсе. «Газпрома»ның Татарстандагы ярдәмче компаниясе – «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте – республикабызның бюджетын  барлыкка китерүче эре предприятиеләрнең берсе. Газчыларның барлык дәрәҗәдәге бюджетларга еллык салым түләүләре генә 3 млрд. сумнан артып китә, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына –1 млрд. 200 млн. сумнан артык.    

«Татарстан – эре газ кулланучы, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без  якынча елына 14,6 млрд. куб метр газ кулланабыз. «Аммоний», «ТАНЕКО» кебек яңа җитештерүләр, яңа проектлар, артык үзле нефть чыгару, «ТАИФ-НК»ның авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы – барлык бу проектлар 2018-2020 елларга республикада газ куллану күләмен 18 млрд. куб  метрга җиткерәчәк». 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика «Газпром» белән үзенең территориясе аша узучы газны тирәнтен эшкәртү буенча уртак проектны үстерергә, шулай ук газ-мотор ягулыгы базарын үстерергә тели. 

«Газпром» төркеме уңышлары – Россия төбәкләрен икътисадый үстерүнең аеруча мөһим факторы. Сезнең тотрыклы эшегез – бөтен ил буенча йөзләгән предприятиеләр өчен яңа заказлар һәм бөтен ил буенча меңләгән эш урыннары ул. «Газпром»ның финанс-икътисадый хезмәтләре коллективлары заман өндәүләренә уңышлы рәвештә җавап бирәләр, финанс агымнарын грамоталы планлаштыралар һәм аларга идарә итәләр, инвестицияләр нәтиҗәлелеген арттыралар. Барыгызга да яңа һөнәри казанышлар һәм уңышлар», - диде Рөстәм Миңнеханов.    

Киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать  Кантюков та чыгыш ясады.

Киңәшмә «Корстон» КСККда «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Андрей Круглов җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International