Казанга Россия ЭЭМ һәм Беларусь Республикасы ЭЭМ делегацияләре әгъзалары килде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия ЭЭМ һәм Беларусь Республикасы ЭЭМ делегацияләре әгъзалары килде.  

Россия ЭЭМ делегациясен РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев җитәкли.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин каршы алды.

Искәртәбез, делегацияләр Бергәлек дәүләтенең Эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегиясенең чираттагы утырышында катнашу өчен килде. Чара Казан Ратушасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International