Рөстәм Миңнеханов "ПО ЕлАЗ"да "ELAZ-BL" экскаватор-төягеч производствосын ачуда катнашты

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында "ПО ЕлАЗ" мәйданчыгында "ELAZ-BL" экскаватор-төягечләрне җитештерүнең яңа конвейерын ачуда катнашты.

“ЕлАЗ” җәмгыятендә эшләнүче 880 һәм 888 модельле “ELAZ-BL” экскаватор-төягече сәнәгать, юл, төзелеш, карьердарда эшләү һәм коммуналь хуҗалыкта төзекләндерү эшләрендә һәм икътисадның башка тармакларында куллану өчен каралган. 

Экскаватор-төягечләрне серияле җитештерү тулаем циклда 2017 ел башында оештырылган. Проектка гомуми инвестицияләр күләме 330 млн сум булуы көтелә. Линиянең җитештерү көче елына 500 данә техника тәшкил итә.

“Бүген без Төркия маркасындагы экскаватор-төягечләрне яңа җитештерү линиясен ачабыз һәм бу мәйданчыкта локальләштерелгән производство җиһазландырылуы белән таныштык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу заманча югары нәтиҗәле җитештерү һәм Россия базарында бик кирәкле продукт”.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ил җитәкчелеге импортны алыштыруга зур игътибар бирүе һәм Төркия партнерлары  һәм “ЕлаЗ” предприятиесе ярдәмендә бүген производство 75 процентка кадәр локальләштерелгән проект гамәлгә ашырылды. 

“Әле бу гына түгел дип уйлыйм, алга таба  башка җиһазларын да җитештерү мөмкинлеге бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без кирәкле продуктның чынлыкта монда җитештерелүен күрдек”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International