Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышын үткәрде

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды. 

Чара "Алабуга" МИЗ административ бинасында үтте. 

Утырышта МИЗ резиденты булырга теләгән өч компания проекты каралды: «СТ Алабуга», «Агрусхим-Алабуга», «СТиМ-Алабуга». Инвестиицяләрнең гомуми күләме - 650 миллион сумнан артык. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ казанышларын билгеләп үтте - бүгенге көнгә биредә 55 резидент-компания теркәлгән, 22 сенең производстволары эшли. Шул ук вакытта Татарстан Президенты МИЗ җитәкчелегенә резидентлар табышына игътибар итәргә йөкләде - узган ел ул 60 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2015 елга караганда 1,5 катка күбрәк, ләкин, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәйданчык мөмкинлекләре әлеге күрсәткечне күпкә арттыра ала. 

Татарстан Президенты Петербург икътисадый форумында "Алабуга" МИЗ чараларының нәтиҗәле булуын ассызыклады, һәм инвесторларга республикага һәм махсус икътисадый зонага карата ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. "Инвесторларның безгә ышануы безнең өчен бик әһәмиятле, без үз чиратыбызда бөтен кирәк булган ярдәмне күрсәтергә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Утырышта башта «СТ Алабуга» проекты каралды. Аны Россиянең автобуслар, махсус транспорт һәм авыр йөк транспорты җитештерүчеләренең иң эресе булган «СТ Нижегородец» тәкъдим итә. Компания "Алабуга" МИЗда елына Ford Sollers заводы җитештерүче Ford Transit нигезендә 2300 берәмлек транспорт җитештерергә планлаштыра. 

Финанслау күләме - 136,4 млн. сум. Компания 2017 елның өченче кварталында "Алабуга" МИЗ территориясендәге "Синергия" индустриаль паркында арендалаган мәйданнарында производствоны башлап җибәрергә тели. 89 хезмәт урыны булдырылачак. 

"Бу бик кирәкле проект, күптән инде Ford Transit нигезендә махсус техника чыгарырга вакыт", - диде Татарстан Президенты. 

«Агрусхим-Алабуга» елына 5700 тонна үсемлек саклау чараларын җитештерүне тәкъдим итә. Проектны тәкъдим итүче «Союзагрохим» компаниясе производствога 297,2 млн. сум кертергә планлаштыра. Заводны 2019 елның 1нче кварталында ачу көтелә. 

Өченче инвестор,  «СТиМ-Алабуга», "Алабуга" МИЗ территориясендә завод һәм логистика үзәген төзергә планлаштыра. Компания юл тамгалары өчен яктылыкны кайтаручы пыяла шарчыклар җитештерүне көйләргә тели. Производство куәте - елына 7900 тонна. «СТиМ» Беларусь компаниясе - БДБ илләрендә юл тамгалары өчен материаллар һәм компонентлар, шулай ук махсус техника җитештерүче бердәнбер предприятие. 

Производствога 222,2 млн. сум инвестиция кертү планлаштырыла, шуларның 87 млн. сумын җиһазландыруга, 109 млн. төзелеш-монтаж эшләренә, 20 млн. чимал сатып алуга юнәлтү каралган. 

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Күзәтчелек советы әлеге проектларны хуплады. Якын арада компанияләр махсус икътисадый зона резидентлары статусын алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International