Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «Алабуга» металл сервис үзәген төзүнең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде.
«Алабуга» МСҮ – Магнитогорск металлургия комбинатының (ММК) һәм «Алабуга» МИЗда урнашкан «Җошкуноз» Төркия компаниясенең уртак проекты. Үзәк Төркия заводы белән янәшә урнашачак. Яңа предприятие автомобиль сәнәгате өчен корыч эшләнәмәләр (бланклар) әзерләячәк, иң беренче чиратта, «Форд» компаниясе өчен.
Бу – идарәче компания тарафыннан инвесторлар өчен соңгы кадагына кадәр эшләнүче беренче проект. Бина нигезенә беренче таш 2016 елның 12 декабрендә салынган. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бинаның мәйданы 8200 кв. метр булачак.
Барлык эшләр дә график буенча бара, бина 2017 елның 27 октябренә җайланмаларны монтажлау өчен арендаторга тапшырылырга тиеш.
Татарстан Президенты төзүчеләргә уңышлар һәм проектны үз вакытында тәмамлауларын теләде.