Июль аенда Татарстанда бензин кыйммәтләнергә тиеш түгел

2011 елның 5 июле, сишәмбе

Якын киләчәктә Татарстанда бензин кыйммәтләнергә тиеш түгел. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде. ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров хәбәр иткәнчә, Татарстанда ай саен 90 мең тонна бензин кулланыла. 50 мең тоннаны "ТАИФ-НК" заводы җитештерә.

Р.Сабиров сүзләренчә, нефть базарында шартлар шундый ки - бәяләрнең артуы өчен сәбәп юк. Мәсәлән, июль аенда Татарстан нефть эшкәртү заводы өчен нефтьнең бер тоннасы 8300-9600 сум тәшкил итсә, июнь аенда ул 9200-9300 сум иде. Ринат Сабиров мондый шартларда бензинны эчке базарда сату тышкы чыгаруга караганда отышлырак, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International