Рөстәм Миңнеханов Югары урбанистика мәктәбе вәкилләре белән очрашты

2017 елның 16 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбе деканы А.В. Новиков һәм Югары икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбенең «Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләре протиплаштыру лабораториясе җитәкчесе, Барселона шәһәренең баш архитекторы (2011–2015 еллар) Висенте Гуаярт белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар киләчәктә республика шәһәрләренең һәм Казан шәһәренең җәмәгать киңлекләрен, транспорт, шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов төбәк белән хезмәттәшлек итәргә теләүләре өчен рәхмәт белдерде.   

Уртак проектлар перспективалары турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

Очрашуда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International