Татарстан Республикасы һәм “Аэрофлот” ГАҖ” арасында мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү имзаланды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм “Аэрофлот” ГАҖ” арасында бүген мәгълүмати-аналитик һәм эксперт эшчәнлеге, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Аэрофлот” ГАҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Богданов имзаларын куйды.

Документ Казанда, Алексей Песошин һәм Кирилл Богданов очрашуы барышында имзаланды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында).

Килешү кысаларында “Аэрофлот” ГАҖ һәм ТР Хөкүмәте Иннополис Университеты җирлегендә гражданлык авиациясе өчен мәгълүмати технологияләр эшләнмәләренең уртак программасын эшләтеп җибәрәчәк.

Фәнни тикшеренүләр уздыру һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләреннән тыш, Иннополис Университеты “Аэрофлот”ка персонал әзерләү буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Кирилл Богданов Иннополис шәһәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Әле берничә ел элек кенә чиста кыр булган урында шундый шәһәр төзүегез – бу бик зур эш”, - диде ул.

Кирилл Богданов шулай ук Иннополис Университеты белән хезмәттәшлек мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тотрыклы партнерлыкның үрнәге булачак дигән ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International