Казанга Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев килде

2017 елның 23 июне, җомга

Казанга бүген эш визиты белән Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев килде. 

"Казан" халыкара аэропортында Алмазбәк Атамбаев һәм Кыргызстан Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Казанда Алмазбәк Атамбаевның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы һәм киңәйтелгән составта Кыргызстан делегациясе белән эшлекле сөйләшүләр үткәрелүе көтелә. 

Кич Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кичке аш оештырыла. 

Аннан Алмазбәк Атамбаев җитәкчелегендә Кыргызстан Республикасы делегациясе Кыргызстан Республикасы сәнгать эшлеклеләре концертын карый (С.Сәйдәш ис. Дәүләт Зур концертлар залы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International