Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булгария" теплоходы белән һәлакәт булу сәбәпле ялын туктатырга карар кылды

2011 елның 10 июле, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булгария" теплоходы белән һәлакәт булу сәбәпле ялын тутктатырга карар кылды. Якындагы сәгатьләрдә ул очкыч белән Татарстан башкаласы Казанга очачак. Биредә ул оператив штаб белән җитәкчелек итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: "Булгария" теплоходы бүген 14 сәгатьтә Кама Тамагы районында батты. Теплоходта 142 кеше һәм 33 экипаж әгъзасы булган дип хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International