12 июль Татарстанда матәм көне дип игълан ителде

2011 елның 11 июле, дүшәмбе

“Булгария” теплоходы һәлакәтендә үлүчеләр булу сәбәпле, сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иделдә баткан теплоходтагы пассажирларның туганнары белән очрашуда белдерде. Бүген ТР Президенты тиешле Указга кул куячак.

Искәртеп үтәбез, “Булгария” теплоходы белән булган фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм судно баткан урында булды.

Ул оператив штаб ачылган Куйбышевский Затон авылында киңәшмә үткәрде, аннары катерда фаҗига урынына китте.

“112” һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International