Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин КИТТУ-КХТИ ректоратына ректор вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

КИТТУ-КХТИның  ректор вазифаларын башкаручы итеп Сергей Юшко билгеләнде.

Аның кандидатурасын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КИТТУ) ректораты вәкилләре белән очрашуда тәкъдим итте.  

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КИТТУ-КХТИның  ректор вазифаларын башкаручы итеп Сергей Юшконы тәкъдим иткән. Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына да хат җибәргән.

Алексей Песошин Сергей Юшконың хәзерге вакытта “Идея” технопаркы генераль директоры урынын биләвен искә төшерде, кыскача аның грамоталы һәм җаваплы җитәкче булуы турында сөйләде.

Моннан тыш, ТР Премьер-министры КИТТУ-КХТИ  ректоры Герман Дьяконовка Министрлар Кабинетының Рәхмәтен тапшырды. Рәхмәт күпьеллык хезмәте, мәгариф һәм фән үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән чыгарылган.

Бу чарада ТР Президенты киңәшчесе Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International