"Булгария" баткан урынга матәм чәчәкләре салынды

2011 елның 12 июле, сишәмбе

Бөтенроссия матәм көнендә "Булгария" баткан урынга матәм чәчәкләре салынды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, һәлак булганнарның туганнары суга чәчәкләр салды.

Һәлак булучылар истәлегенә тынлык минуты игълан ителде.

ОМ-173 теплоходы Куйбышев Затоны бистәсеннән кузгалып водолазлар эшли торган платформаны әйләнеп кире причал янына килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International