"Булгария" теплоходы һәлакәтен өйрәнү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары "Булгария"дә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. Вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фаҗига корбаннарына багышланган импровизацияле мемориал Елга вокзалы янында урнашкан. Биредә суднода барган пассажирлар исемлеге эленгән. Кичәгедән бирле йөзләгән кеше бирегә чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин шулай ук Елга вокзалына чәчәкләр алып килде.