Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов Portavita (Нидерланд) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Portavita (Нидерланд) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.   

Portavita компаниясе – электрон сәламәтлек саклауның авыруларны карау буенча интеграцияләнгән системаларын (ICS) китереп торуда әйдәүче халыкара компания. Компанияне базасы Амстердамда, Нидерландта урнашкан. Portavita җитди авырулар кичергән йөзләгән мең кешене исәптә тотарга һәм көн саен онлайн режимда ерак аралар аша реабилитацияләү  чараларын башкарырга ярдәм итә.  

Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикада Portavita белән килешү нигезендә башкарылучы чаралар турында сөйләде.  

Бүгенгә Portavita компаниясенең программа белән тәэмин итүе Нидерландта, Германиядә, Көньяк Америкада уңышлы эшләп килә. Россиядә ул өч ел элек  Санкт-Петербургтагы В.А. Алмазов ис. Төньяк-Көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәгендә гамәлгә кертелгән һәм эшли.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International