Сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, “Булгария” теплоходында һәлак булган 89 кешенең кем икәнлеге ачыклана

2011 елның 13 июле, чәршәмбе

13 июльдә сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, республиканың Суд-медицина экспертизасы бюросына “Булгария” теплоходында һәлак булучыларның 89 мәете китерелгән, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Теплоход баткан урыннан һәлак булучыларның 98 мәете чыгарылган, аларның 18е – ир-атлар, 63е - хатын-кыз, 17се – бала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, һәлак булган 88 кешенең кем икәнлеген ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International