Татарстан Президенты “Булгария” теплоходында эшләүче водолазларга рәхмәт белдерде

2011 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы баткан урында булды.

Коткару операциясен координацияләүче ТР Президенты Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы штабында селектор киңәшмәсендә булды. Аннары республика башлыгы министрлык катерында судно һәлакәткә очраган урында булды һәм водолазлар белән аралашты.

Татарстан Президенты штабка кайткач, журналистларга эзләү эшләре дәвам итә, бүген эш алып бару өчен һава торышы яхшы, диде. Алдагы көннәрдә водолазлар судноның кайбер бүлмәләренә керә алмаган, хәзер бу мәсьәлә хәл ителгән.

“Булгария” теплоходы баткан урында коткару операциясе эшләрендә катнашучыларны республика дәрәҗәсендә бүләкләү турында карар кабул ителәчәк, дип белдерде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International