Болгарда Ислам мәгарифе советы утырышы узды

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген яңа Болгар ислам академиясе комплексында Ислам мәгарифе советы утырышы узды, аның кысаларында Болгар ислам академиясен тәкъдим итү һәм  "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды.

Утырышны Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ачты.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән кунакларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәров сәламләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән дә сәламләү сүзләрен җиткерде.

"Сез республикада хакимиятнең барлык тармаклары һәм мөселман өммәте нинди мөнәсәбәттә эшләвен яхшы беләсез. Безнең төп максат - дөрес, төгәл, традицион исламга нигезләнгән белем бирү. Болгар ислам академиясе проекты да юктан гына барлыкка килмәде. Академиянең 922 елда Ислам дине кабул ителгән җирдә төзелүе бик урынлы һәм әлеге проектны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да хуплады. Безгә исә сезнең фикерне ишетү бик мөһим", - диде һәм конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.  

Утырышта катнашучыларны Болгар ислам академиясенең өч учредителе – Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

Алга таба РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча департамент башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ Хөкүмәте мәдәният департаментының милли мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча бүлек киңәшчесе Алексей Зенько һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев чыгыш ясадылар.

Болгар ислам академиясен ТР Президенты ярдәмчесе, академиянең Учредительләр советы рәисе ректор вазифаларын башкаручы Камил Исхаков тәкъдим итте.

Ул республикада ислам мәгарифенең башлангычлары, Болгар ислам академиясен булдыру тарихы һәм аның эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде.

Аннары кунаклар Ак мәчеттә җомга намазын укыдылар.

Аннан соң Совет утырышы Болгар ислам академиясендә дәвам итте, анда  "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International