Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу белдерде

2017 елның 2 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.

«Үткән төнне Самарадан Ижевскка баручы пассажир автобусында булган котычкыч фаҗигага бәйле рәвештә Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән кайгы уртаклашуыбызны җиткерәм. 

Күпләгән кешеләрнең, аеруча балаларның һәлак булуы, һәрберебезне тетрәндерде. Без шушы һәлакәт аркасында якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, зыян күргәннәрнең, тиз арада терелеп, аякка басуларын телибез», - диелә телеграмма текстында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренең кайгыларын уртаклашуны белдерә: «Коточкыч фаҗига купме кеше гомерен өзде. Бу хәлләрне ачыклар өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыларын уртаклашам. Сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International