“Булгария” теплоходында һәлак булган 112 кешенең мәете табылган

2011 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

“Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомере өзелгән 112 кешенең мәете табылган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 14:00 сәгатькә шундый мәгълүмат белдерә.

Якынча мәгълүматлар буенча фаҗига вакытында теплоходта 208 кеше булган. 79 кеше коткарылды. Шулай итеп, хәзерге вакытта 20 кеше хәбәрсез югалган дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International