Владимир Путин: “Булгария” һәлакәте бөтен илне тетрәндерде”
2011 елның 14 июле, пәнҗешәмбе
Булгария” һәлакәте бернинди арттырусыз бөтен илне тетрәндерде. Бу хакта бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин бу минутларда Казан Кремлендә Хөкүмәт комиссиясенең “Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомере өзелүчеләр гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган утырышында белдерде.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, комиссия рәисе, РФ транспорт министры Игорь Левитин, РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һ.б. рәсми затлар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.