Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү өчен барлык шартлар тудырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә белдерде.
Искәртеп үтәбез, Казан дөнья чемпионатын 2015 елда кабул итә, ә Гвадалахара (Мексика) – 2017 елда.
Татарстан башлыгы 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы киләсе елда әзер булачак, дип искәртте. Шулай ук Казанда транспорт инфраструкциясен төзекләндерү эшләре алып барыла. 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү өчен кирәкле барлык объектлар алдан әзер булачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
РФ Хөкүмәте су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү белән кызыксына – Казанга турнирга әзерлектә федераль үзәктән җитди ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде Татарстан Президенты.
Моннан тыш, Казанда су спорты төрләре сарае уникаль объект булачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов