Рөстәм Миңнеханов телефоннан Россия Президенты Владимир Путинга су ташуга бәйле республикадагы вәзгыять турында хәбәр итте

2017 елның 7 июле, җомга

Кичә, 2017 елның 6 июлендә, кич Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән телефоннан сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов республикада су ташуы нәтиҗәсендә күрелгән зыян турында хәбәр итте.

Искәртик, кичә кич Россия Президенты  РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков белән очрашты.

Владимир Пучков МЧС органнарының төбәкләрдә табигый бәла-казаларга каршы тору чаралары, торак пунктларны саклау һәм төзекләндерү барышы турында хәбәр итте.

Шул ук көнне Владимир Путин территорияләрендә су ташу һәм табигый янгыннар булган регионнар башлыкларыннан телефоннан хәбәр алды.

Агымдагы вәзгыять турында шундый Саха Республикасы башлыгы Егор Борисов, Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко, Ульяновск өлкәләре губернаторы Сергей Морозов хәбәр иткән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International