"Булгария"не күтәргәнче водолазлар су астында мәетләр барлыгын-юклыгын тагын бер кат җентекләп тикшерәчәк. Ул хакта бүген РФ транспорт министры Игорь Левитин белдерде.
"Булгария" теплоходы һәлакәте сәбәпләрен өйрәнү буенча комиссия утырышы алдыннан эшләр бара торган урынны РФ гадәттән хәлләр министры Сергей Шойгу, ТР Премьер-министры Илдар Халиков карап чыкты.
Журналистларга биргән интервьюда Игорь Левитин эшләр барышы белән таныштырды. Судноны тигез кильгә урнаштырганнан соң, мәетләрне эзләү эшләре дәвам итәчәк. Левитин сүзләренчә, бүгенге көндә 114 мәет табылган.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков республикада һәлакәттә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучыларның туганнары белән эш дәвам иткәнен белдерде. "Без кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге кешеләр психологик ярдәмгә дә мохтаҗ, аларга документларны торгызу эшендә дә булышабыз", - диде ТР Премьер-министры.