"Булгария" баткан урында көймәне тигез кильгә урнаштыру эшләре башланды. Теплоходны күтәрү буенча оператив штаб җитәкчесе Виктор Олерский хәбәр иткәнчә, турайту буенча операция бүген 17:30да башланды.
Йөзә торган краннар ярдәме белән судноны уң борттан әкренләп күтәрәләр. Краннар вакыт-вакыт эшләрен туктатып тора, чөнки су астына водолазлар төшеп, эшләрнең ни рәвешле барганын тикшерә.
Виктор Олерский сүзләренчә, операцияне бүген көн азагына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Судноны караганнан соң чираттагы гамәлләр дә билгеле булачак. Водолазлар теплоходның уң бортындагы иллюминаторларны герметизацияләрләр дип көтелә.