Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга игътибары өчен рәхмәт белдерде

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга игътибарыгыз, Успение соборы һәм Свияжcк утрау-шәһәрлегендәге монастырьны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Ирина Бокова исеменә рәхмәт сүзләре белән телеграмма юллады.

"Хөрмәтле Ирина Георгий кызы! Ихлас йөрәктән Сезне һәм Сезнең хезмәттәшләрегезне Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга игътибарыгыз, Успение соборы һәм Свияжcк утрау-шәһәрлегендәге монастырьны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне хуплавыгыз өчен рәхмәт, - диелгән телеграммада. - Россиянең миллионлаган халкы тарихындагы хәрби уңышлары һәм атаклы вакыйгалары шаһите булган XVI гасыр уникаль православие монастыре комплексының ЮНЕСКО исемлегенә кергән башка Татарстан объектлары - Казан Кремле һәм Болгар тарихи-археология комлпексы - белән бер рәткә басуы бик шатлыклы.

Без бу абруйлы исемлеккә кергән объектларны саклау әһәмиятен аңлыйбыз һәм Свияжск утрау-шәһәрлеге комплексындагы объектларны идарә итүне камилләштерүгә бөтен көчебезне куябыз".  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International