Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мегафон" ГАҖ җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мегафон" ГАҖ генераль директоры Сергей Солдатенков белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Очрашуда төбәктә мобиль элемтәне алга таба үстерү мәсъәләләре турында сүз барды.

Сергей Солдатенков сүзләренчә, 2016 елда компания Татарстан территориясендә икенче буын челтәрләрен модернизацияләүне тәмамлады. Аерым алганда, моновендор челтәре булдырылган, ул бер җитештерүчедән эшли, ягъни бу тавыш һәм интернет элемтәләр өзелүе очракларын киметә, шулай ук мобиль интернет тизлеге арта. Моннан тыш, яңа нигез станцияләр төзелгән, Чаллыда элемтә бөтен территориясенә таратылган һәм сервислар сыйфаты арттырылган.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә LTE ешлыкларын төгәлрәк тарату ярдәмендә 4G челтәре күләмен арттыруга ирешеп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International