Марат Әхмәтов бөртеккә игелгән кукуруз һәм көнбагыш уңышы буенча борчуын җиткерде

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Көнбагыш һәм бөртеккә суктыру өчен игелә торган кукуруз уңышы буенча берникадәр шик-шөбһәләр бар. Алар белән бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уртаклашты.

“Мине берникадәр көнбагыш һәм бөртеккә дигән кукуруз культуралары борчый. Алар икесе дә җылы ярата, җылылык җитми, ә вакыты инде үтеп бара. Алар болай да октябрьнең беренче декадасында өлгерә иде инде. Әгәр август-сентябрь нормадан җылырак булса, бәлки, вегетация ягыннан куып җитәрбез. Без бит кукурузны югары энергияле азык буларак та үстерәбез, ул сөт терлекчелегендә 6 мең тонна савымны тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә кукуруз өлгереше, энергетика куәтлелеге буенча узган елгы уңышлардан калышырга мөмкин”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов һәм бөртеккә кукуруз культурасының 250 мең гектарга якын мәйданда чәчелгәнен әйтте. Ул аның терлек азыгы әзерләүдә стратегик ресурс булуына басым ясады.

Марат Әхмәтов көнбагышның югары маржиналь продукт булуын искәртеп, аның 115 мең гектардан артык мәйданда чәчелгәнен билгеләп үтте. “Көнбагыш орлыгын майга җыябыз, шуңа да аны югалтырга теләмибез. Казан белән янәшә май җитештерү заводы да безнең чималга өмет итә. Кытайның авыл хуҗалыгы министры да заводның югары технологияле булуына, технологик процесс төгәллегенә югары бәя бирде. Бу куәтлеге ягыннан Россиядә беренче завод. Без аны үз чималыбыз белән тәэмин итәргә тиеш”, - дип белдерде министр.

Быел терлек азыгы әзерләү шактый авырдан бара, бу катлаулы һава шартлары белән бәйле.

“Терлек азыгы әзерләү буенча эш оештыруда җитешсезлекләр юк, авырлыклар бары тик һава торышы белән бәйле. Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен җылы да җитеп бетмәде, шуңа күрә терлек азыгы буенча күрсәткечләр әле тыйнак кына. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 7,1 ц. азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр югары иде. Беренче чабымнан җыеп аласы күп әле, беренче чабым чоры узып бара дисәк тә, эссе, кояш җитмәү эшне бераз тоткарлады. Шулай да, күпьеллык үләннең сусыллыгы шактый югары, печән чабу буенча нык артта калдык димәс идем. Дым запасы бик югары. Метеорологлар бүгеннән башлап җылы көннәр вәгъдә итә. Бөртекле культуралар буенча да августның беренче көннәрендә урып җыюга керешербез дип уйлыйм. Җылы көннәр 7-8 көн дәвам итсә, күпьеллык үләннең беренче чабымын төгәлләп булачак”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Терлек саны тыгызрак булган районнар терлек азыгы әзерләүгә җаваплырак карый. Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 7,1 ц азык берәмлеге тәшкил итә. Актаныш, Зәй, Баулы, Яшел Үзән районнарында күпьеллык үләнне җыеп алу тәмамлана. Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат, Әтнә районнары аграрийларында да күрсәткечләр начар түгел. Иң югары күрсәткечләр Зәй һәм Сарман районнарында күзәтелә, анда бер шартлы терлеккә 13 ц дан артык терлек азыгы әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International