Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркын ачты.
"Кванториум" - балаларның заманча форматта биоинженерия, нейротехнология, программалар язу, нанотехнологияләр, робототехника һәм башка перспектив фәнни юнәлешләрдә мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы.
"Кванториум" балалар технопаркы Әлмәттә Тимирязев урамы, 20 адресындагы бинада урнашкан.
Тантаналы чарада шулай ук "Кванториум" челтәренең федераль операторы генераль директоры Марина Ракова, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Искәртик, әлеге мәйданчыклар Россия Президенты йөкләмәсе буенча бюджеттан тыш чараларга оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада балалар иҗаты, фәнни-техник белем бирү хуплана.
"Без һәрвакыт бу теманы күтәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Балаларга гамәли, техник белем бирүгә без аз игътибар бирәбез дип уйлый идек. "Кванториум" дигән проект турында белгәч, без Татарстан да бу программада катнашырга тиеш дгән карарга килдек".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Квантроиум"нар Татарстанда тагын Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бар.
"Бүген Әлмәттә күренекле объект ачылды, биредә яшьләр белем алып, күнекмәләргә өйрәнәчк, алар һичшиксез киләчәктә кирәкле булачак", - диде ул.
Ул шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгына балалар технопаркларын булдыруга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Әлмәт "Квантроиум"ы ачылуда Шәфәгать Тәһәветдинов өлеше дә зур.