Рөстәм Миңнехановка коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эше турында хәбәр иттеләр

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Вавиот» компанияләр төркеме эшләгән коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эшен дәвам итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Төп тема – ТКХ өлкәсендә идарә һәм телеметрия системаларын гамәлгә кертү буенча «ВессоЛинк» һәм «Вавиот» компанияләре белән хезмәттәшлекне дәвам итү.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, системаны гамәлгә кертү эше Татарстан Республикасы Президенты кушуынча башкарыла. 

Хәзерге вакытта системаны гамәлгә кертү өчен 60 күп фатирлы йорт билгеләнгән, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды (ДТФ) аларда төзелеш алып бара. Бүгенгә исәпкә алу приборларын куюга һәм монтажлауга шартнамәләр әзерләнгән һәм Татарстан Республикасы ДТФна җибәрелгән. Эксплуатациягә кертелгән беренче 35 йорт буенча смета исәпләре әзер. 18 йорт буенча кирәкле җайланмаларның спецификациясе формалаштырыла. 8 йорт буенча Татарстан Республикасы ДТФна тапшыру өчен проект-смета документациясе әзерләнә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Вавиот» сайтында система функционалын тәкъдир итү өчен Татарстан Республикасы ДТФның «шәхси кабинеты» ачылган.  

Рөстәм Миңнеханов эшнең барышына кагылышлы берничә сорау бирде.   

«Бетар» компаниясе вәкиле регламентны үтәү һәм киләчәктә үлчәү приборларын куллану өчен кирәкле әзерлек эшләре турында сөйләде.

Система өчен программа продуктлары шулай ук сертификацияләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International