“Булгария” теплоходында һәлак булган барлык кешеләрнең туганнары федераль һәм республика бюджетларыннан матди ярдәм алган

2011 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген “Булгария” теплоходы баткан урынга килгән һәм судноны өскә күтәрү эшләренең барышы белән танышкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәсендә һәлак булучыларның гаиләләре һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсенә дә тукталды.
“Ярдәм күрсәтү буенча кирәкле барлык нәрсәләр хакында республика һәм федераль дәрәҗәдә фикер алышынды. Копенсацияләр 194 гаиләгә түләнә. Алар арасында һәлак булучыларның гаиләләре дә, алган җәрәхәтләре нинди булуга карамастан, коткарылган пассажирлар да бар. 100 гаиләгә компенсация түләнде инде, Белоруссиядә яшәүче бер кеше калды, 6 кешенең варислары юк. “Булгария” һәлакәткә дучар булу аркасында ятим калган 8 бала опекунлыкка алыначак. Аларның барысы да контрольдә. Без алга таба да аларны игътибардан читтә калдырмаячакбыз”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International