Дмитрий Козак: “Һәр төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә расланган инвестиция программасы булырга тиеш”

2011 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак федерациянең барлык субъектлары җитәкчеләре белән үткәргән селектор киңәшмәсендә Россия төбәкләренең ягу сезонына әзерләнүе, торак-коммуналь комплексы хезмәтләренә тарифларны формалаштыру перспективалары, торак-коммуналь комплексы эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә видеоконференция режимында РФ Хөкүмәтенең Ситуация үзәгеннән (Мәскәү) үткәрелде, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан торак-коммуналь комплексын үзгәртеп кору өлкәсендә федераль закон таләпләренең үтәлеше аның төп темасы булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Козак кайбер төбәкләрдә аерым сораулар булса да, тулаем алганда илдә ягу сезонына әзерлекнең канәгатьләндерерлек рәвештә баруын билгеләп үтте. Җылыту сезонына әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк, дип саный РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары. Төбәкләрдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары бүгенге көндә кышка әзерлек һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүнең иң әһәмиятле мәсьәлә булуын аңларга тиеш.
Дмитрий Козак искәртеп узганча, һәр төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә расланган инвестиция программасы булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, мондый документның булмавы “федераль законнарны тулаем үтәмәүне” аңлата.
“Моннан тыш, төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә инвестиция программасы расланса да, аның үтәлмәвенә бәйле проблема да бар”, - диде ул.
Россия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин киңәшмә барышында билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта төбәкләр тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә инвестиция программаларын раслау җәһәтеннән уңай динамика күзәтелә.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачу стандартларын раслау мәсьәләсе хакында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International