Рөстәм Миңнеханов: “Кытай Татарстанда җитди проектларны гамәлгә ашыруда плацдарм күрергә тиеш”

2011 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан белән Кытай арасында алга таба хезмәтәшлекне үстерү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасы коммерция министры урынбасары Чжун Шань белән очрашуы вакытында күтәрелде.
Иртәгә Казан ΙΤ-паркы мәйданында Хөкүмәт башлыкларының даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай комиссиясенең икътисади-сәүдә хезмәттәшлеге буенча ярдәмче комиссиясенең төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге буенча даими эшче төркемнең 10 нчы утырышы узачак. Рөстәм Миңнеханов Кытай делегациясен сәламләп, Чжун Шаньга аны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт җиткерде.
Президент күптән түгел Кытайның Шанхай шәһәрендә булуын искәртеп, Татарстанның Кытайдагы партнерлар белән спорт чараларын уздыруда, барыннан да бигрәк, 2013 елгы Универсиаданы оештыруда актив хезмәттәшлек итүен ассызыклады. Татарстан башлыгы 2008 елгы Пекин Олимпиадасы кысаларында республика делегациясенең спорт объектлары төзелешен, логистик чишелешләрне, инфраструктураны өйрәнүләрен дә хәбәр итте. “Безнең Шаньдун провинциясе белән партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынган. 2008 елда Татарстан белән әлеге провинция арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды”, - дип белдерде ТР Президенты.
2010 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 372 млн. доллар тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген бу күләмне арттыру мөһим. Әлеге Көнчыгыш иленең Татарстандагы төп икътисади-сәүдә партнерлары булып “Татнефть”, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ” җәмгыятьләре санала. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “КАМАЗ” Кытайда җыю производствосын оештырырга җыена. Аның фикеренчә, бу предприятие продукциясен Кытай базарына чыгаруда бер этәргеч булачак.
Бүген гамәлгә ашырылучы тагын бер эре проект – “Ауропа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры төзелеше белән бәйле. Транспорт коридорының 300 км га якын өлеше Татарстан территориясе аша үтәчәк. “Без бу проектка зур әһәмият бирәбез”, - ди Татарстан Президенты.
Яклар фикеренчә, ике арада алга таба хезмәттәшлекне үстерүнең юллары шактый. КХР коммерция министры урынбасары Чжун Шань ике яклы инвестицияләрне арттыру, энергетика, эшкәртү сәнәгате, технология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, дип саный. Аның сүзләренчә, Кытай автомобиль юллары, күперләр, бина һәм корылмалар төзелешендәге хезмәттәшлек белән дә кызыксына.
Махсус икътисади зоналарны үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Чжун Шань Харбинның техник-икътисади үзләштерү зонасы белән “Алабуга” МИЗ ы арасында хезмәттәшлек килешүе имзалануын искәртте. “Бу мәсьәләдә хезмәттәшлек өчен потенциал зур. Бу тема даими эшче төркем утырышында да күтәреләчәк”, - ди ул.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Кытай Татарстанда җитди проектларны гамәлгә ашыруда плацдарм күрергә тиеш. Ул Кытай белән хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре өчен җаваплы булган затларның исемнәрен дә атап узды. Алар – эшчәнлекне коррдинацияләүдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүдә -“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә – Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һ.б.
Кытай делегациясе әгъзалары Татарстанга сәфәр барышында “ТАНЕКО” мәйданнары, “Алабуга” МИЗ да урнашкан предприятиеләрдә булачак, Универсиада объектларын караячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International