Рөстәм Миңнеханов: Бүген Казан медик-инструменталь заводы продукциясе теләсә кайсы медицина учреждениесендә бар

2011 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

“Казан медицина инструментлары заводы” ААҖ бүген 80 еллыгын бәйрәм итә.”Корстон”да узган тантанага юбилярларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
Татарстан башлыгы завод ветераннары исеменә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов, завод уникаль, илдә мондый пландагы башка предприятие юк, дип белдерде. Аның белдерүенчә, Казан медицина инструментлары заводы продукциясен бүген һәртөрле медицина учреждениесе файдалана. Бу инструментлар күп кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә. “Завод алга таба да чәчәк атар”, -дигән ышаныч белдерде Президент.
Предприятиенең генераль директоры Нур Шакировка да Президент тарафыннан җылы сүзләр яңгырады. “Мин бу җитәкче алдында баш иям.Ул үзен тулысынча эшкә багышлаган, завод аның энтузиазмына нигезләнеп эшли һәм чәчәк ата”, -диде ул.
Соңыннан Татарстан башлыгы предприятиенең бертөркем хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Заводның генераль директоры ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Белешмә өчен: Казан медицина-инструментлары заводына 1931 елда Киевта теш борлары җитештерү фабрикасы буларак нигез салына. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә предприятие Казанга эвакуацияләнә. ГИДУВның тәҗрибә проиизводствосы мәйданнарында кыска вакыт эчендә продукция җитештерелә башлый.
1959 елда Казан заводына Салих Сәйдәшев урамында яңа корпус бирелә. 1960-80 елларда югары җитештерүчәнлеге белән аерылып торган токарь һәм фрезер автоматлары белән җиһазландырыла. Үзгәртеп кору еллары башланганчыга кадәр предприятие бөтен Советлар Союзын һәм Көнчыгыш Ауропа илләрен үз продукциясе белән тәэмин итә. Советлар иле таркалганнан соң да, предприятие үзпозицияләрен саклап кала. 1994 елда ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. Базар конкуренциясе шартларында эшли алырлык заманча маркетинг һәм сату хезмәте төзелә.
Бүгенге көндә предприятие илдә медицина инструментлары җитештерү өлкәсендә иң эреләрнең берсе санала. Биредә 3000 төргә якын медицина инструментлары җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International