ТР хуҗалыклары көн саен бер баш шартлы терлеккә 1 центнерга якын азык берәмлеге әзерли

2011 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасында август башына 4 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна печән әзерләү бурычы куелган. Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүгенге көндә республикада бер баш шартлы терлеккә 20 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Республика хуҗалыклары көн саен бер баш шартлы терлеккә 1 центнерга якын азык берәмлеге әзерли.
Бөртекле культураларны урып-җыюга килгәндә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сүзләренә караганда, игеннәр яхшы шартларда өлгерә. Урып-җыю эшенә август башларында керешергә ниятләсәләр дә, һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте: дымлылык 30 проценттан кимрәк тәшкил иткән кырлар да бар, Алексеевски, Чистай һәм Әлки районнарының кайбер хуҗалыклары уракка төште инде.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада урып-җыю эшләре өчен 1 меңгә якын йөк машинасы җитми. 270 автомобильне ТР Министрлар Кабинеты боерыгы кысаларында эре предприятиеләр бүлеп бирәчәк.
Кырларда саранча пәйда булуга бәйле хәлгә аңлатма биреп, Марат Әхмәтов аның чыганагы Ютазы районы хуҗалыгында табылуы хакында хәбәр итте. Әлеге уңайдан оператив штаб булдырылган, саранчаларны юк итү һәм вәзгыятьне контрольдә тотуны тәэмин итү буенча тиешле барлык чаралар күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International