Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Елга вокзалының яңа бинасы ачылды.
Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Константин Черепенников, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас һәм сынлы сәнгать департаменты директоры Рамазан Колоев һәм башкалар катнашында узды.
Бүген Елга вокзалына Зөя утравындагы объектларны файдалануга тапшыручы предприятиеләр - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан моторлар җитештерү берләшмәсе ветераннары утырган тәүге теплоход килеп туктады.
“Бу – республикабыз өчен әһәмиятле вакыйга, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантананың рәсми өлешен ачып. – Без Елга вокзалының яңа бинасын Зөяне яңадан торгызуга саллы өлеш керткән предприятиеләрнең ветераннары белән бергәләп ачабыз”. Республика башлыгы Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу эшләре ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә узуын билгеләп үтте.
“Без Болгарда һәм Зөядә баручы үзгәрешләрне күреп торабыз. Әмма безнең әле күп эшләр башкарасы бар. Эшләрнең темпы алга таба да шулай дәвам итсен иде”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.
Шуннан соң Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев инвестор, хәйрияче һәм вокзал төзелеше җитәкчесе – “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншинга Рәхмәт хаты һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды. Аннары кунаклар Елга портының яңа бинасы белән танышты.
Бинада административ һәм хезмәт күрсәтү биналарыннан тыш, Зөя музей-тыюлыгы мәгълүмат үзәге, кафе урнашачак. Бинаны гомуми мәйданы – 955 квадрат метр. Янәшәдә автомобильләр кую урыны, автовокзал территориясе урнашкан.