Татарстан "ЧТПЗ" ААҖ корпоратив торак төзелеше программасын башлап җибәргән беренче төбәк булды

2011 елның 2 августы, сишәмбе

Республика башлыгы Әлмәт шәһәрендә торак йортлар төзеләчәк урында тәүге таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы – “Чиләбе торба-прокат заводы” төркеме хуҗасы Андрей Комаров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов катнашты.
Тантананы ачып, Ришат Әбүбәкеров быел Әлмәт районында 155 мең квадрат метр торак төзеләчәге хакында белдерде. Август-сентябрь айларында күп кенә яңа объектлар файдалануга тапшырылачак, юллар, социаль-көнкүреш объектлары ремонтланачак.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында “Алнас”ка зур модернизация программасы белән яңа мнвестор - Чиләбе торба-прокат заводы килүен билгеләп үтте. Киләчәктә “Алнас” республикада гына түгел, Россиядә дә иң заманча машина төзү заводларыннан берсе булачак. “Иң мөһиме, инвестор үз предприятиесе турында гына түгел, коллектив хакында да уйлый. Бу урында “Алнас” хезмәткәрләре өчен ике йорт төзеләчәк. Республика җитәкчелеге компаниянең барлык башлангычларын да хуплый”, - дип белдерде ТР Президенты.
Андрей Комаров Чиләбе торба-прокат заводының торак төзелеше буенча корпоратив программасы өч шәһәрдә узачагы һәм Әлмәттә старт алачагы хакында сөйләде. Яшь белгечләр инде киләсе елда ук яңа фатирларга күчәчәк. Ул компания проектларын хуплаганы өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
2011 елның августында Әлмәт шәһәрендә “Алнас” ААҖ эшчеләре өчен кирәкле бөтен инфраструктурасы булган ике торак йортны төзү эшләрен башлау күздә тотыла. Объектларны файдалануга тапшыру вакыты – 2012-2013 еллар.
Корпоратив торак программасы кысаларында барлыгы 204 фатир төзеләчәк, аларның өчтән икесе – бер бүлмәле. Проект “Алнас” ААҖ хезмәткәрләрен социаль наем шартларында торак белән тәэмин итәргә, шулай ук югары квалификацияле һәм яшь белгечләрне предприятиегә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Төзелеш эшләре Әлмәт шәһәренең “Алсу” микрорайонында, завод янында алып барыла, биредә кирәкле бөтен инфраструктура булдырылган. Шәһәр хакимияте төзелешкә участок бүлеп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International