Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекция хезмәткәрләрен ведомствоның 10-еллыгы белән тәбрикләде

2011 елның 5 августы, җомга

“Масштаблы төзелешләр алып барылган Татарстан өчен Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Республика башкаласында 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елгы футбол буенча дөнья беренчелегенә әзерлек белән бәйле зур төзелешләр бара. Торак төзелешендә күләмле социаль ипотека программасы, балалар бакчалары төзелешен күздә тоткан “Бәләкәч” республика программасы гамәлгә ашырыла, эре сәнәгать объектлары төзелә. Бу объектларның барысы да ышанычлы булырга һәм заманча төзелеш технологияләре таләпләренә җавап бирергә тиеш. Төзелешнең барышы һәм архитектура проектларын тикшерүдә бу ведомствоның җаваплылыгы гаять зур”. Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 10 еллык бәйрәмендә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы тантаналы җыелыш алдыннан “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда инспекция бүлекчәләренә 11 “FIAT Doblo” автомобиле ачкычларын тапшырды. “Бу автомобильләр сезнең хезмәткәрләргә тагын да мобильрәк, уңайлырак шартларда хезмәт итәргә булышсын”,- дигән теләктә калды ул.
Соңрак бәйрәм Премьер-министр Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Капитал салулар департаменты директоры урынбасары Дмитрий Савин, Мәскәү шәһәре Төзелеше күзәтчелеге комитеты җитәкчесе Анатолий Зайко катнашында “Казан” милли-мәдәният үзәгендә тантаналы җыелыш белән дәвам итте.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Рәис Мөбәрәкшинның чыгышы тулысы белән бу ведомствоның тарихи үткәненә багышланган иде. Татарстан инспекциясенә 10 ел гына булуга карамастан, республикада күзәтчелек ведомствосының тамырлары ерак үткәнгә барып тоташа. Россиядә төзелешкә дәүләт күзәтчелеге булдыру институтына 1721 елда - Петр Ι идарә иткән чорда нигез салына. 19 гасырда төзелешкә кагылышлы норматив-хокукый база камилләштерелә,ә бу өлкәдә күзәтчелек органы эчке эшләр структурасы составында эшли. 19-20 гасырлар чигендә илдә яңа Төзелеш уставы кабул ителгәч, күзәтчелек органының функцияләре дә арта. Советлар Союзы чорында төзелеш өлкәсендә күзәтчелек аерым орган булып аерылып чыга.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Рәис Мөбәрәкшин ассызыклаганча, Татарстан ил төбәкләреннән беренчеләрдән булып яңа шартларда дәүләт контроль-күзәтчелек органнарын торгызуга алына. Шул рәвешле, 2001 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы составында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе оеша. “Бүгенге көндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелеш өлкәсендә универсаль күзәтчелек институтына әверелде. Хәзер аның эшчәнлеге төзелеш нормалары үтәлешен тикшерү белән генә чикләнми, янгынга каршы, санитар-эпидемиология, экологик иминлек, хезмәтне саклау һәм иминлек техникасы таләпләрен тикшерүдән дә гыйбарәт. Татарастан инспекциясе бүген социаль ипотека, “ТАНЕКО” комплексы, Универсиада объектлары һ.б. төзелешләр белән бәйле мөһим дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Инспекциянең кадрлар, оештыру һәм матди-техник потенциалы федераль кануннар белән беркетелгән бурычлардан тыш, күзәтчелек барышында экспертиза, сынаулар уздыру, төзелеш материаллары сыйфатына контроль булдыру кебек өстәмә функцияләр башкарырга да мөмкинлек бирә”, - ди Рәис Мөбәрәкшин.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре алдында торган төп бурыч дип инвестицияләрне нәтиҗәле үзләштерүне, төзелә торган һәм гамәлдәге объектларның иминлеге өчен кирәкле тирәлек булдыруны атады.“Төзелеш комплексының тотрыклы эшләвен Ттөп ике фактор - төзелеш процессында катнашучыларның намусы һәм контроль-күзәтчелек органнарының анык җайга салынган эшчәнлеге билгели”, -дип ассызыклады ул. Министр Татарастанда төзелә торган объектлар челтәренең тулысынча дәүләт контроле белән тәэмин ителүен искәртте. Аның фикеренчә, күзәтчелек органнарыннан гына түгел, төзелеш процессында катнашучыларның үзләренең үзаңын үзгәртүдән дә күп нәрсә тора. “Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәренең җиңел булмаган эшчәнлегенә кеше тормышы гына түгел, кулланучының төзелеш комплексына ышанычы да бәйләнгән. Һәр төзелеш объектына Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән куратор бастырып булмый. Подряд оешмаларының техник хезмәтләренең тиешле бурычларны чишүе өчен квалификациясен күтәрү зарур. Шуңа күрә сыйфатка мөнәсәбәтне формалаштыру төп бурыч”, -дип ассызыклады республиканың баш төзүчесе.
Аның искәртүкенчә, әлегә республикада төзелеш тармагында иминият системасы җитәрлек үсмәгән. Һәр объекны төзелеш процессында һәм эксплуатация вакытында иминиятләштерү алда торган бурычларның берсе. “Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдына куелган бурычларны үти, иң мөһиме: алга таба да таләпләрне киметмәскә”, - ди республиканың баш төзәүчесе.
Ведомствоны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлаган Премьер-министр Илдар Халиков республикада төзелеш күзәтчелегенең ике гасырдан артык тарихы булуны искәртеп, ведомствоның алга таба да төзелеш тармагының ышанычлы, уңайлы, имин булуы өчен хезмәт итсен, дигән теләктә калды. Соңыннан Премьер-министр инспекциянең бертөркем хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International