"ТАНЕКО"да беренче комплексны сынап карау турында сөйләштеләр

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген “ТАНЕКО” ААҖндә беренче комплексны комплекслы сынау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ведомство башлыгы урынбасары Светлана Радионова җитәкчелегендәге экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт делегациясе, “Транснефть” ААҖнең беренче вице-президенты Юрий Лисин, РФ Энергетика министрлыгының Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Петр Дегтярев катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан киңәшмәдә катнашучылар «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов озатуында комплексның төп объектларын (ЭЛОУ-АВТ-7, висбрекинг җайланмасы, күкерт җитештерү) карады. Алар шулай ук энергия, су белән тәэмин итү объектлары, тауар-чимал парклары һәм идарә итүне оештыру системалары белән танышты.
Делегация шулай ук комплексның чимал, әзер продукциянең сыйфатын, технологик процессларны контрольдә тоту өчен сертификатлаштырылган, шулай ук җитештерү циклының төрле стадияләрендә экологик мониторинг үткәрү өчен аккредитацияләнгән үзәк лабораториясендә булды. Киңәшмәдә катнашучылар төзелеш-монтаж эшләренең нәтиҗәләре һәм җиһазны комплекслы сынауның барышы, персоналның хезмәт шартлары, сәнәгать, янгын һәм экология куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше белән кызыксынды.
Киңәшмәдә Россия масштабларындагы уникаль проектны гамәлгә ашыру буенча алдагы хезмәттәшлек чаралары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International