Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча совет утырышын уздырды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2017 елның беренче ярты еллыгында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыкларв һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, гыйнвар-июнь айларында алкоголь продукциясен берәмләп сату күләме, 2016 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда, 5 процентка артты. Шул исәптән Татарстанда җитештерелгән аракыны берәмләп сату да артты.

Шул ук вакытта 12 районда республика аракысын сату күләме кимеде. Шулай ук читтән кертелгән аракы сату күләме дә кимеде. 7 муниципалитетта читтән кергән продуктны сату күләме артты.

Читтән республикага кертелгән сыраның да берәмләп сату күләме кимеде: «Пивоварня Москва-Эфес» (2016 елга караганда 2% ка кимеде) һәм «Булгарпиво» (23% ка кимеде). Күрсәткечдзр саны кимү республиканың 26 районында күзәтелә.  

Аерым Рөстәм Миңнеханов суррогатлар темасына тукталды. Беренче ярты еллыкта республиканың 36 районында 349 алкоголь белән агулану очрагы теркәлде, бу 2016 елның шул ук чорына караганда 17,5 % ка ким. 150 агулану үлемгә китерде.

Иң начар күрсәткечләр Әтнә, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнарында.

"Алкоголь белән агулану очракларының яшьләр арасында артуы бик кызганыч. 14 яше тулмаган 22 бала, 14 яшүсмер агуланды. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Суррогатлар белән, "ике максатлы" сыеклыклар белән көрәш эшен көчәйтергә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Агымдагы елда Татарстан алкоголь базарын көйләү өлкәсендәге федераль законнарга төзәтмәләр кертү инциативасы белән чыкты. Аерым алганда, җаваплылык чаралары көчәйтелде.

Моннан тыш, Татарстан Президенты алкоголь өлкәсендә "Халык контроле" системасы нәтиҗәлеген арттыруны йөкләде. Беренче ярты еллыкта бары 18 районнан халыктан мөрәҗәгать алынган. "Җәмәгатьчелекне легаль булмаган аракы белән көрәшкә җәлеп итәргә кирәк. Әлеге эшне бөтен муниципалитетларда да активлаштырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, беренче ярты еллыкта тикшерүләр нәтиҗәсендә алкоголь продукциясен сату өкләсендә 1416 хуҗалык субъектында закон бозу фактлары теркәлгән. Иң күбе Казан, Чаллы һәм Түбән Камада. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 32 процентка ачыкланган очраклар саны арткан.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International