Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Республика башлыгын вице-премьер - ТР авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Балтач районы башлыгы Марат Зарипов озатып йөрде.
Татарстан Президенты Балтач районы кырлары белән танышты, Бөек Ватан сугышы ветераннары торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелә торган йорт төзелешен карады. Аннары Балтач районының үзәк хастаханәсенә юл тотты.
Хастаханәдә Рөстәм Миңнехановка клиника-диагностика бүлеге һәм капиталь ремонт үткәрелгән балалар консультациясе күрсәтелде. Хастаханә 24 табиб белгечлеге буенча медицина ярдәмен күрсәтә.
Алга таба ТР Президенты "Сорнай" ҖЧҖ кыры белән танышты. Соңыннан Балтач районының хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты.
Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов Балтач районында уңыш җыю эшләре тиешле тәртиптә оештырылган дип белдерде. Һава торышы да яхшы. Быелгы уңышка фаразлар бик яхшы, диде ул.