Рөстәм Миңнеханов Буа районында эш сәфәрендә булды

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Визитының төп максаты - урып-җыю эшләре барышы һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу.

Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа районы башкарма комитеты башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясендә катнашкан игенчеләр, авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары белән күреште. Ул аларга яхшы һава торышы һәм кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде. Буа районында республика буенча иң зур урып-җыю мәйданы – 54 мең гектар. Бүген районда урак өсте экваторны узган: басуларда 50 проценттан артык бөртекле суктырылган. Аграрийлар 101,2 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынган. Марат Җәббаров сүзләренә караганда, август ахырына кадәр 90 проценттан артык территорияне суктыру планлаштырыла. Көн саен кырларда барлыгы 150 комбайн эшли.

Шикәр чөгендере исә 9 мең гектар мәйданда утыртылган. Аның уңышын сентябрь аенда алырга керешәчәкләр. Планлаштырылган тулай җыем гектарыннан 385 центнерны тәшкил итә.

Сәфәр кысаларында Татарстан Президенты шулай ук күптән түгел республика программасы буенча төзекләндерелгән Буа ветеринария техникумында булды һәм 2нче номерлы хастаханәдә капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты.

Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Буа шәһәренең үзәгендә "Яшьләр” паркын ачты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, су белән тәэмин итү һәм су сибү системасы буенча масштаблы эш башкарылган. Балалар өчен куркынычсыз резин өслекле яңа уен мәйданчыгы каралган, ә яшьләр өчен – скейт-парк ачылган. Шулай ук тиздән паркта түбәле сәхнә булдырырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International