Рөстәм Миңнеханов: “Ике як өчен дә файдалы партнерлык һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен Бразилиядә зур резерв бар”

2011 елның 17 августы, чәршәмбе

Бразилиягә эшлекле сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ИТАР-ТАСС” һәм “РИА Новости” мәгълүмат агентлыкларының Бразилия бюроларына интервью бирде.
Республика башлыгы Татарстан белән Бразилия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренә тукталып, килешенгән мәсьәләләрне үстерү буенча ясалачак адымнарга тукталды. “Безгә уртак мәнфәгатьләрне билгеләп алга барырга кирәк. Marcopolo S.A. белән кысалы килешү имзалап, “КАМАЗ” күрсәткән үрнәк Бразилия компанияләре белән төрле формалардагы хезмәттәшлекне үстерүгә этәрергә тиеш”, - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты билгеләп узганча, мәнфәгатьләр өлкәсе чикләнмәгән. Алар - нефть чыгару, химия, нефть химиясе, агросәнәгать комплексы, IT-технологияләр, автокомпонетлар җитештерү һ.б. “Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк элемтәләр булдыру. Бүгенге дөнья коммуникация өчен зур мөмкинлекләр бирә, без дә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача барабыз. Бразилия бизнесының һәм Латин Америкасындагы башка компанияләрнең безнең базарда үз урынын табуын телибез”, -ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент Татарстан һәм Бразилия бизнес җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен җентекләп өйрәнү өчен, эшче төркемнәр төзү, Бразилиядән делегацияләрнең Татарстанга сәфәрләрен оештыру турында карар кабул ителүен җиткерде.
“Бразилия күп тармакларда лидер. Моннан тыш, ил даими үсештә һәм яңа идеяләр, технологияләр, алымнар эзләү белән мәшгуль. Без бу илдә ике як өчен дә файдалы партнерлык һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен зур резерв булуын күрәбез. Барлык юнәлешләр буенча эшләячәкбез, очрашачакбыз, хезмәттәшлек итәчәкбез”, -дип ассызыклый Татарстан башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International