ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында  дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләр уртача Россия күрсәткечләреннән югары, моны БДИ-2019 нәтиҗәләре күрсәтә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.


13
июль, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды.

Тантаналы чарада Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең Регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин катнашты.


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ЮИМ ФТУ Урбанистика югары мәктәбе һәм  Шухов Лаб белән берлектә, Татарстан Республикасы студентлары өчен «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ЮИМ ФТУ халыкара магистрлык программасы буенча икенче грант конкурсы игълан итә. Программаның академик җитәкчесе – Барселонаның экс-баш архитекторы, Шухов Лаб җитәкчесе Висенте Гуаярт.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 %ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казандагы филиалы уку корпусы биналары һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 3 июленнән чираттагы ялда.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа подстанция -110 кВлы “Порт” подстанциясе ачылышында катнашты (Казан, Ш.Камал ур. 2).

Яңа  беренче цифрлы подстанция, 1957 елда файдалануга тапшырылган шул ук исемдәге подстанциягә алмашка булдырылган.

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International