Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Лениногорск муниципаль районы утырышында катнашты.
Совет утырышы 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Бу чара Лениногорск Мәдәният сараенда узды.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район предприятиеләре җитештергән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Бүген “Казан-Арена” стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алга таба ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзаларын тыңладылар, алар башкарылган чаралар турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Бүген Казан Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ совет җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфасына Садыйков Марат Наил улы билгеләнде. Элек ул Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын били иде.
Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. 2017 елда бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстанда 2018 елда кертелгән беренче һәм өченче бала тугач күрсәтелә торган яңа социаль ярдәм чаралары авылда балалар санын арттырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Хәбибуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.
Утырыш Арча муниципаль районы Казанбаш мәктәбе укучыларының авыруы сәбәпле күрелгән чараларга багышланган иде.
2018 елның 11 февраленәдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Арча районынындагы Казанбаш төп гомуми белем мәктәбенең 30 укучысы һәм бер укытучысы һәм .Г.Тукай ис. Арча педагогика колледжының бер укучысында эчәклек инфекциясе булу турында 32 ашыгыч хәбәр килгән.
Бөтен авыруларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә яткызганнар.