ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының учреждениеләре һәм объектларында булды.

Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь ремонтланган күп фатирлы торак йортны карады - аның ишек алдын, подъездларын һәм башкаларны. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологик алымнарны тәкъдим иттеләр.  


25
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды.    

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да укыды.   

Камил хәзрәт Сәмыйгуллин мөселманнарга атап Рөстәм Миңнехановтан да котлау укыды.

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм. 


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын "Яңарыш" фондының  тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Орлыклылар һәм орлык-кузаклылар 1,6 млн. гектарда утыртылган, техник культуралар - 283 мең гектар, шул исәптән шикәр чөгендере - 74 мең гектар, көнбагыш - 131 мең гектар. 

 

Татарстан Республикасында 2017 елның 23 июнь көненә 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты.

Социаль ипотека программасы буенча 176,5 мең кв. метрлы 3 мең 259 фатирлы 77 йорт сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы - Россия" ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе - вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым 2017 елда Казанда Сбербанкиада уздыруга багышланган мәсьәләләр турында сүз барды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Матбугатка язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды. У

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Акцияне "Татмедиа" АҖ өченче язылу чорына багышлап уздыра. 


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан Республикасы сәнгать осталары концертын карадылар.

Концерт Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында (Казан) узды. 

Концертта Кыргызстан Республикасының халык артистлары Кәрим Турапов, Кыргызстан Республикасының атказанган артистлары Илнура Самарбәкова, Бактыбәк Ыбыкеев, халыкара конкурслар лауреатлары Заира Райымбәкова, Җениш Ысманов, Айзирәк Момунова һәм Саян Исин башкаруында классик оперетталар һәм эстрада җырлары яңгырады.

Бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Кыргызстандагы халыкара форумда катнашырга чакырды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикаларда булган потенциал тулысынча гамәлгә ашырылмый. «Моннан тыш, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне көчәйтергә кирәк, без халыкларыбызны якынайтырга тиешле бик күп мәсьәләләр турында фикер алыштык. Ахыр чиктә, без барыбыз да Алтайдан чыккан. Кыргызстанда зур форум булачак, бу мөһим чара, без анда, әлбәттә, катнашчакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International