ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының барлык предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанда юл-транспорт комплексының Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг узды.

Брифингта видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль берәмлекләр катнашты.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумының оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы елның 9 ае өчен төп капиталга инвестицияләр күләме 436,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2020 елның шул чорына 111,8%. Элеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында, Россиядә 6 нчы урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казанда, Kazan Palace Hotel by Tasigo мәйданчыгында узды.

Күпчелек туристлар Казанга Яңа елны каршылаганнан соң киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея”   XVII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.


19
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республикада өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65 967 гаилә кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International