2008 елда Татарстан Республикасының нефть компанияләре 32 млн. тонна күләмендә нефть чыгаруны тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән “Татнефть” ААҖ – 25 млн. тонна, кече нефть компанияләре (КНК) – 6,6 млн. тонна чамасы (ягъни гомумроссия күләменең 20 % ы). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Александр Когогин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәй Сәнгать академиясе Президенты Зураб Церетели белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасында 1,64 млн. җир кишәрлеге дәүләт кадастры учетына куелган. Бүген Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе (Роснедвижимость) киңәшмәсендә шушындый мәгълүматлар яңгырады. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, Татарстан делегациясе Волгоградка очып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкли. Делегация составында шулай ук республика башкаласы вәкилләре - Сталинград сугышында катнашучы Николай Рязанов һәм Сергей Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар. Кабинеты каршындагы “Хәтер Китабы”ның баш мөхәррире Анатолий Иванов бар.
Бүген Мәскәүдә (Кунаклар сарае) «Россия» халыкара икътисади форумы ачылды. Ул 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш алып бара. Аны Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлек буенча Премьер-министр ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һәм башкалар озатып йөриләр.
Татарстан Республикасында статистик ресурслар күләме елдан-ел киңәя һәм хәзер аларның дөреслеген һәм объективлыгын тәэмин итәргә кирәк. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Татарстанстат) җирле органы һәм Социаль-икътисади мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.